Бүген Азнакайда хезмәт куркынычсызлыгы буенча рейд уза
Производство травмаларын булдырмау, хезмәт куркынычсызлыгы - бүген әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге уңайдан координацион советның даими утырышлары узып тора. Бүген дә хезмәт куркынычсызлыгы буенча җаваплы затлар төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу өлкәдәге кимчелекләрне ачыклар өчен рейд белән чыгачаклар.