Бүген Азнакай педагоглары Сингапур методикасы буенча укыту алымнарын өйрәнделәр
Менә өченче ел районыбыз педагоглары Сингапур методикасы буенча укыту алымнарын өйрәнәләр. Республиканың Өстенлекле мәктәп программасына кергән 4 нче лицеенда бу атнаның дүшәмбе-сишәмбесендә "Educare" Сингапур компаниесе вәкиле Зәкия ханым занятиеләр уздырды. 40 тан артык укытучы 21 нче гасырның уңышлы укучыларын тәрбияләү юнәлешендә камилләшү юлларын үзләштерде. Занятиеләр башка мәктәпләрдә дә үткәреләчәк.