Басуларга шәһәр сандугачлары килгән
Көзге басу эшләре чорында һәркем үз өлешен кертә. Район агитбригадалары да урак вакытында басулардан кайтып керми. Игенчеләрнең санаулы ял минутларын күңелле итү өчен бар көчләрен куялар.
Элек-электән килгән матур традицияне дәвам итеп, һич авырсынмыйча, һәр көнне басуларга, ындыр табакларына юл алалар.