Бармагыз сез әллә кайларга
Соңгы ике ел эчендә мин бер балыкчы дустым белән Азнакай районы Әгерҗе авылына бик еш барам. Монда эшмәкәр Илшат Хәбибуллин ташландык буадан ял итәргә теләүчеләргә искиткеч ял урыны оештырган.
Әлеге буа экологик яктан бик чиста урында урнашкан. Сулыкка 2-3 км өстәрәк төрле чишмәләрдән берләшкән инеш агып төшә. Димәк, буаның суы...