Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төзелүгә 95 ел тулу билгеләп үтелде
Узган пәнҗешәмбедә Балалар иҗат үзәгендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төзелүгә 95 ел тулу билгеләп үтелде.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәмгыятькә лаеклы буын тәрбиләүдә гаилә, мәктәп һәм иҗтимагый оешмаларның роле зурлыгын билгеләп үтте. Элекке традицияләрне яңартып, бу эшкә ата-аналар комитетын, хатын-кызлар һәм ветераннар...