Азнакайлылар, баланы кулдан да, күздән дә ычкындырмагыз
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен уртача - 900-950, ә Татарстанда 25-30 баланың гомере өзелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов белән әңгәмәбез дә шул турыда сөйләшүдән башланды.
- Өй ишеген ябып урамга чыгуга, һәр кеше җәяүлегә, автоһәвәскәргә яки пассажирга әверелә. Шушылар арасында балалар...