Балаларны яклау көне Азнакайда киң колачлап бәйрәм ителде
1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, шәһәребезнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Исәнме, җәй!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Монда балалар өчен кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Район үзешчән сәнгать осталары катнашында җырлы-биюле тамаша булды, аттракционнар эшләде