«Балаларны каргамагыз!»
Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде.
- Беткере, аягың сынгыры...
- Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, ялгыш аягы тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул!
Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде сәкедә, әнә шулай йортта булганнарны җаны...