Балалар борынгы традицияләребез белән танышты
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге үз карамагындагы балалар белән төбәкне өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Музей хезмәткәрләре алар өчен "Әбием сандыгы" дигән кичә әзерләгәннәр. Балалар әби-бабаларыбызның туй йолалары, милли традицияләре һәм көнкүреше турында кызыксынып тыңладылар һәм экспонатлар белән таныштылар.