Балалар бакчасына түләүләр арта
Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр 12 процентка артачак. Ата-аналар өчен бу хәбәр, әлбәттә, шатлыклылардан түгел. Әлеге арту алар кесәсенә ни дәрәҗәдә сугачак? Бу хакта аңлатуны сорап, белгечләргә мөрәҗәгать иттек.
Рада Кузмина, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече:
- 3 яшьтән 7 яшькә кадәр баланы балалар...