Балалар бакчасына да, мәктәпкә дә – электрон чират белән
Районыбызда 58 балалар бакчасы бар. Бүгенге көндә 935 бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чиратта тора.
Балалар бакчасыннан урын алу өчен ата-аналарга Тр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк. Яңа уку елына учреждениеләр 1 июньнән 31 августка кадәр комплектлаштырыла. Бакчаларда яңа төркемнәр агымдагы елның...