Балага исем кушу - мулла колакка азан әйтте дә, бетте дигән сүз түгел
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Әти-әниләр балага исем кушу мәсьәләсенә бик җиңел карый".
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Газеталарының берсенә интервью биргән татар кешесенең оныгына ят исем куштыруы турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур бәхәс тудыруга сәбәпче булды. "Оныгыбыз туды. Мулла чакыртып, аңа Оливия дип исем куштырдык", - дигән хәбәргә карата фикерләрен...