Азнакай бакчачыларына 5 киңәш
Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен аның янына көнбагыш утыртыгыз.
Алма белән чияне бер-береннән ераграк утыртырга кирәк.
Алмагач төбенә әрем яки гөлбадран (пижма) утыртыгыз, ул аны корткычлардан саклаячак.
Яфрагы зур, тамыры кечкенә булган яшелчәләргә: редис, кыяр, кәбестә, ташкабакка суны күбрәк сибегез.
Тәрәзә төбенә шомырт агачы утыртсагыз, чебен азрак борчыр.
http://www.shahrikazan.com/