Азнакайның яшь сентизаторчылары сынатмады
Әлмәт шәһәренең музыка көллиятендә Фәрит Яруллин исемендәге республика конкурсының "Электр музыка коралларында уйнау" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбеннән педагог Лариса Филипова укучылары җиңүләргә ирештеләр: Әмир Кашапов I дәрәҗә, Азалия Имаметдинова, Рамина Мортазина, Илзирә Гарипова, Мәликә Мортазина, Элиза Низамова II дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар.