Азнакайның яшь музыкантлары җиңү артлы җиңү яулый
Ел саен февраль азагында Әлмәт шәһәренең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге яшь музыкантлары конкурс-фестивале уза. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнаша һәм һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Быел да сынатмадылар. Газинур Равилов I дәрәҗә лауреат, ә Әмил Шәвәлиев, Әмин Шакиров, Раушан Хафизов, Энҗе Шәйхелова, "Азнакай...