Азнакайның яшь гитарачылары конкурста призлы урыннар яуладылар
Азнакай Балалар иҗат үзәге каршындагы "Җырла, гитара" берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның тынгысыз җитәкчеләре Регина Стрих "Звени, струна" төбәк фестиваль-конкурсында призлы урыннар яуладылар. «Автор җырлары» номинациясендә Раил Мусин I дәрәҗә, Илүзә Мигунова һәм Лиана Сәгыйтова II дәрәҗә лауреат булдылар. «Ансамбльләр» номинациясендә «Җырла, гитара» вокаль-инструменталь ансамбле II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды...