Азнакайның Тымытык шифаханәсе өлкәннәребез өчен кабаттан ишекләрен ачты
Өлкәннәребез турында кайгырту - районда иң беренчел мәсьәләләрнең берсе итеп куелган. Алар өчен тернәкләндерү, сәламәтлекне ныгыту үзәкләре эшләп килә. Тымытык шифаханәсе шуларның берсе. Бакчаларда көзге уңышны җыеп алгач, эшмәшәкатьләр кими төшкәч, ул өлкәннәребез өчен кабаттан ишекләрен ачты. Биредә әлеге төбәк авылларында яшәүчеләр сәламәтлеген ныгыта, бергәләп ял итә.