Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды
Азнакай мәгариф учреждениеләрендә психология атнасы узды.
Аның кысалырнда 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды, мәктәпләрдә класс сәгатьләре, акцияләр оештырылды.
Ә 29 ноябрьдә 4 нче лицейда үткән семинар-практикумда психологлар бу өлкәдәге проблемалар хакында фикер алыштылар, атналыкка йомгак ясадылар.