Азнакайның тагын 96 гаиләсе өй туйларын билгеләп үтәчәк
Шәһәребез елдан-ел үсә, яңа йортлар калка.
Радужная урамында төзелеп килүче 144 фатирлы йортның ике подъезды эшләнеп, анда инде берничә ел яшиләр.
Калган 4 подъездда да эшләр тәмамлануга таба бара, йорт ел ахырына тапшырылыр, дип көтелә.
Шул рәвешле, 96 гаилә быел биредә өй туйларын билгеләп үтәчәк.