Азнакайның пенсионер-бораулаучысы Камилә Галимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Азнакай бораулау эшләре предприятиесе делегациясе шушы көннәрдә үзенең ветераны, яңарак кына 90 яшен билгеләп үткән Камилә Галимуллинаны туган көне белән тәбрикләргә Баулы районының Кызыл Яр авылына барып кайтты.
Ишектән безне җыйнак төз гәүдәле, йөзеннән мөлаемлык чаткылары сирпеп торган Камилә апа (әби дияргә тел дә әйләнми) үзе каршы алды. Азнакай бораулаучылары...