Ветеран үзешчәннәрнең "Балкыш" республика фестивале инде өченче елын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында үтә.
Башкаланың Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе залында барган гала-концертта фестиваль лауреаты исемен яулаган Азнакайның "Ләззәт" бию ансамбле дә чыгыш ясады.
Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әүвәл зона сайлап алу этабы үтте. Безнең ансамбль Әлмәттә чыгыш...