Азнакайның “Калинушка”сы көчле алкышларга күмелде
Азнакай шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамбле чыгышын һәркайда көчле алкышларга күмәләр. Коллектив республика һәм ил күләмендәге фестивальләрдән читтә калмый. Әле менә күптән түгел Казанда узган Александр Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивалендә дә катнашып, дилом белән бүләкләнде.