Азнакайның иҗтимагый оешмалары форумга җыелачак
Сүз дә юк, дәүләтнең, җәмгыятьнең динамик үсешендә, социаль - сәяси тотрыклылыкта гражданлык институтларының роле бәхәссез. Чөнки нәкъ менә иҗтимагый оешмалар халык белән власть арасын төп бәйләүче чылбыр булып тора. Районыбызда бүгенге көндә шундый 70кә якын оешма эшләп килә. Алар арасында: сугыш һәм хезмәт ветераннарын, пенсионерлар сафларын берләштергән ветераннар, әфган, чечен...