Азнакайның “Бәхет” ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды
"Рухият" рухи яңарыш фонды үткәрә торган "Сандугач сайрар илем" төбәк фестиваленең "вокаль ансамбльләр" номинациясендә дә Азнакай балалар сәнгать мәктәбе уңышлы чыгыш ясады. Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм Түбән Кама, Әлмәт музыка көллияте укытучылары составындагы жюрига 30 дан артык ансамбль арасыннан иң-иңнәрне сайлап алырга кыенга туры килгәндер. Бу бәйгедә беренче...