Азнакайның бер төркем шәфкать ияләре Татарстан хөкүмәте бүләкләренә ия булды
Бөтенроссия һөнәри бәйгедә катнашып, республика этабында уңышлар яулаган районыбызның бер төркем шәфкать ияләре Татарстан хөкүмәте бүләкләренә ия булды.
"Иң яхшы шәфкать туташы", "Иң яхшы акушер", "Иң яхшы өлкән шәфкать туташы" номинацияләрендә 2 нче урынны яулаган Лилия Газизуллинага, Гөлназ Сәмигуллинага, Оксана Лотфуллинага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломнары тапшырылды.