Азнакайның барлык хуҗалыкларында да печән әзерләү тулы көченә бара
Авылда печән өстенең иң кызган вакыты. Районда план буенча 19 мең тонна печән хәзерләнергә, 69 мең тонна сенаж салынырга тиеш.
Бүгенгә (18 июнь мәгълүматлары) хуҗалыкларда 4800 тонна сыйфатлы печән хәзерләнгән һәм 9500 тонна сенаж салынган. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 2,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. «Союз-Агро» (819 т), «Азнакай» агрофирмасы»...