Азнакайның балалар паркы гөҗ килеп тора
Шәһәрнең Ишкәев исемендәге балалар паркында һәр көнне хәрәкәт. Бала-чага тауда чанада, катокта тимераякта шуса, зурлар хәзер бик модага кергән спортның скандинав алымында йөрү төре белән шөгыльләнә, әлбәттә, балалары белән бергәләп тимераякта шуучылар да бар. Тирә-юньгә агылган музыка күңелләрне тагын да күтәреп, дәрт өстәп тора. Кышның да үз рәхәтлеге!