Азнакайның “Җанашым” фольклор ансамбле ил күләмендә атказанды
Азнакай шәһәр һәм район Мәдәният йортында эшләп килүче "Җанашым" халык фольклор ансамблен республикада гына түгел, чит төбәкләрдә һәм илләрдә дә беләләр.
Алар татар мәдәниятын үстерүгә, йолаларыбызны яңартуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Хезмәтләрен ил күләмендә югары бәяләп, аларга Россия Федерациясенең атказанган халык иҗат коллективы дигән мактаулы исем бирелде.