Азнакайның Актүбә бистәсе мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева коллектив белән оста дирежер кебек идарә итә
Районыбызның мәдәният өлкәсендә сокланырлык кешеләребез шактый. Тынгысыз, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, авырлыклардан курыкмаучы Нина һәм Юрий Хвалеевлар әнә шундыйлардан.
Баулы районында туса да, Нина Владимировнага Актүбәдә үсәргә, канат ныгытырга һәм хезмәт итәргә насыйп була. Мәктәп елларында ук ташып торган иҗат сәләте кызны Алабуга культура-агарту учищесына алып килә. Үзешчән театр...