Азнакайның 7 нче мәктәбендә Парламент дәресе узды. Фото һәм видео репортаж
Безнең җәмгыять каршында хокукларыбыз һәм ирегебез Конституциядә беркетелгән. Бүген Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 8-10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка аның белән никадәр таныш икәнлекләрен күрсәттеләр. Парламент дәресендә район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин дә катнашты. Укучылар туган ил һәм туган тел турында...