Азнакайның 6 нчы мәктәбендә Парламент дәресе узды
Законнар кайда, ничек туа? Ил белән кемнәр идарә итә? Азнакай 6 нчы мәктәп укучылары бүген Парламент дәресендә бу сорауларга тулы җавап алдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев аларны республикадагы вәзгыять белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.