Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ишегалдын һәрчак тәртиптә тота
Күрше-күләнне барлап, аларның көнкүрештә туган проблемаларын хәл итүдә тиешле органнар белән икеараны бәйләүче күпер булып торган, ел әйләнә төрле очрашулар, күңелле ял чаралары оештырып килгән иҗтимагый үзидарәләрнең җәмгыяви роле елдан-ел саллылана бара.
Шәһәрдәге 13нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова да эшенә бар тырышлык-тынгысызлыгын биргәннәрнең берсе. Җәйлектә территорияне чистарту, төзекләндерү...