“Азнакайнефть”нең идарә бинасы ашханәсендә “ут чыкты”
Авыр хәлдә калмыйм дисәң, чарасын алдан хәстәрләргә кирәк. Җитештерү объектларында даими өйрәнүләр үткәрү гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең иң кулай юлы.
"Азнакайнефть" идарәсе баш инженерының хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы буенча беренче ярдәмчесе, бүлек башлыгы Таһир Шәймәрданов моны яхшы аңлый. Өйрәнүләрнең чираттагысы идарә аппараты хезмәткәрләре катнашында узды. Әлеге мөһим чара "Татнефть"...