“Азнакайнефть” идарәсе объектында янгын "чыкты"
...Көндезге сәгать унда, һич көтмәгәндә, «Азнакайнефть» идарәсенең Павловка товар паркының янгынга каршы приборлары хәрәкәткә килде.
"Ут чыганагы" "бишмеңле" дип йөртелгән нефть чанында булып чыкты. "Хәвеф" урынына иң беренче булып парк янәшәсендәге 24нче ЯЧ янгын сүндерү посты бүлекчәсе командасы килеп җитте. Ул санаулы секундлар эчендә резервуарга зур басымда су сиптереп, резервуарның...