“Азнакайнефть” идарәсе ансамбле “Безнең заман” фестивале супер-финалында икенче урынны яулады
Эшче яшьләрнең "Безнең заман" III Республика телевизион фестивале супер-финалында "Хореография" номинациясендә "Азнакайнефть" идарәсе ансамбле икенче урынны яулады. Эшче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итүче бу проект Татарстан Президенты ярдәмендә 2013 елда бирле тормышка ашырыла.