Азнакайлылылар балык тотуда ярышты
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычында районыбызда янә өр-яңа бәйгегә нигез салынды. Иң шәп балыкчыларны ачыклау ярышлары чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелде.
Һәвәскәр балыкчыларга көч-куәт биреп торырга аларның гаиләләре дә җыелышып килгән. Әгерҗе авылы янәшәсендәге зур буа бу көнне шау-гөр килеп торды.
Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгәнлектән, анда олысы-кечесе - 10...