Азнакайлылар, өйдә нәрсә тотарга ярамый
Кайберәүләр кырые чатнаган чокыр-тәлинкәне ташламый. Имеш, агып чыкмый бит. Я булмаса, башка савыттан ашасам, тамагым туймый дип, яңасын алганчы шуны куллануын дәвам итә. Ләкин кытайлылар фикеренчә, нәкъ шул чатнаган җирләргә тискәре энергия туплана һәм хуҗасының сәламәтлегенә, рухи үсешенә, матди ягына начар йогынты ясый.