Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап каршылады
Гает иртәсендә шәһәребез мөселманнары үзәк Ак мәчеткә ашыкты. Һәркемнең бәйрәм намазын укып, кардәшләрен изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбриклисе килә иде.
Азнакайлыларны Ураза гаете белән депутатлар һәм районыбыз җитәкчеләре исеменнән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, имин, бәрәкәтле тормыш теләде. "Изге эшләрне Рамазан аенда гына түгел, ел дәвамында башкарырга...