Азнакайлылар терлек азыгын мулдан әзерли
Азнакайлылар терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә республикада дүртенче урында баралар. Күрсәткечләр дә куанычлы: 81,2 мең тонна сенаж, 17,3 мең тонна печән әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 17,5 ц азык берәмлеге туры килә.