Азнакайлылар сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә
Азнакайлылар сөт җитештерү буенча республикада алдынгы унлыкта баралар. Районыбыз терлекчеләре көнгә 127,5 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 тоннага күбрәк. Бер сөтлебикәгә көнгә 16 литр туры килә. Эссе һава торышы, кигәвеннәр малкайларның хәлен авырайта һәм бу сөт күләмендә дә чагылыш тапмый калмый, әлбәттә.