Азнакайлылар, социаль пакеттан баш тартып отасыңмы, әллә отыласыңмы?
Егыласымны белгән булсам, алдан салам җәеп куйган булыр идем, диләрме әле? Гөлсәрия апа үзендә шикәр чире икәнен күптән түгел генә белгән. Хәле ярыйсы, шөкер.
Тик менә көн дә кирәкле даруларны алырга акча җиткерүе генә бер бәла. Югыйсә, аңа дәүләттән социаль пакет тиеш. Әмма киләчәкне уйламый, үзе теләп баш тартырга өлгергән...