Азнакайлылар республикада иң беренчеләр булып язгы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр
Азнакайлылар республикада иң беренчеләр булып язгы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр. Бүгенге көндә 240 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Уҗым культураларын һәм күпьеллыкларны ашлама белән тукландыру эшләре тәмамланып килә. Шул ук вакытта тулы куәтенә күпьеллыкларны һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бара.