Азнакайлылар помидордагы фитофторозга каршы ничек көрәшә?
Һәр бакчачының иң авырткан җире - помидорларны төрле чирләрдән саклау.
Бигрәк тә фитофтороз чиреннән саклап калу бик тә кыен. Химикатлар кулланырга теләмибез. Моның өчен даруханәләрдән трихопол даруын кулланырга була. 10 литр суга 20 таблетканы җылымса суга салып, яхшылап болгатырга да, үсентеләрне 10 көн саен коендырырга кирәк. Бер караганда бик ардыра...