Азнакайлылар, кредитлар белән сак булыгыз
Беркөнне редакциядә телефон шалтырый.
«Туганым кредит сазлыгына батып бара. Нишләргә дә белмибез, ул авыру кебек. Кесәсендә акчасы булса да, кредит рәсмиләштерергә ашыга, хәтта 3 меңлек кесә телефонын да кредитка алып кайткан. Хәзер төрле банкларда алты кредиты бар. Аена 50 мең акчасы кредит капларга гына китеп бара. Ярый ире эшләп тора,...