Азнакайлылар көнгә бер сыерга 16 килодан артык сөт савалар
Терлек азыгы әзерләүнең кызган чоры. Бүгенге көндә (23 июнь) районда 11 мең 600 тонна печән, 24 мең 100 тонна сенаж, 50 тонна яфраказык хәзерләнгән.
Бу бер баш шартлы терлеккә 7 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Печән һәм сенаж хәзерләү эшләре параллель рәвештә бара.
Районыбыз терлекчеләре көнгә 125 тонна сөт савып...