Азнакайлылар көн саен 99,5 тонна сөт савалар
Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5,1 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 12,8 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Тукай", "Марс", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г.", "Чатыр тау" хуҗалыклары сөт җитештерүдә алдынгы урында барса, калган хуҗалыкларга темпларны көчәйтергә кирәк.