Азнакайлылар, күңел төшенкелеген ничек җиңәргә?
Соңгы вакытларда кибетләрдә, базарларда бәяләр нык артты. Радио-телевидение дә кешеләрне «тынычландыра алмый».
Бәяләрнең бөтенләй бәйдән ычкыну ихтималы барлыгы яшәү дәрәҗәсенең кискен кими баруын искәртә. Ил халкына бил каешларын тагын да ныграк кысып бәйләргә киңәш итәләр. Урамда йөргәндә дә башын аска игән, шушындый вазгыятьтән күңел төшенкелегенә бирелгәннәрнең саны көннән-көн артуын күрәсең,...