Азнакайлылар Казанда узачак күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 10 октябрьдә Казан агросәнәгать паркында гомумбелем бирү учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсен уздыра. Анда азнакайлылар да катнашачак. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова хәбәр итүенчә, ярминкәгә мәктәпләр һәм балалар бакчаларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләре, сувенирлар алып барылачак.