Азнакайлылар, газ ягулыгына күчү программасында катнашсаң, чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла
Татарстанда бүген ун урында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшли. Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында, республикада әлеге станцияләрнең саны 2018 елга егерме бишкә җиткереләчәк.
«Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин таныштырганча, газ станцияләре Казан, Чаллы, Түбән Кама,...