Азнакайлылар “ФОРПОСТ” спартакиадасында катнашачак
9-11 октябрьдә Менделеевск шәһәрендә "ФОРПОСТ" җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча мәктәп һәм яшьләр оешмаларының XIV спартакиадасы уза. Төрле спорт ярышларында республика командалары арасында Азнакай данын "ФОРПОСТ" җитәкчесе Айрат Батыров, әлеге оешмадан Равил Дәүләтшин, автомобиль юллары идарәсеннән Илнур Мөхәммәтшин, "Геофизика" җәмгыятеннән Равил Хәбибуллин, политехник көллияттән Фаил Гатауллин һәм Ләйсән Кәрамуллина яклаячак.